news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика үсешенә зур өлеш керткән 100 шәхескә багышланган видеопроект эшләнгән

«Топ-100» видеопроектын «Татаркино»ның Instagram TV видеоканалында һәм ютубтан 1 августтан карарга мөмкин.

Республика үсешенә зур өлеш керткән 100 шәхескә багышланган видеопроект эшләнгән
«Татаркино» матбугат хезмәте

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 1 августтан «Татаркино» «Татарстанның топ-100 танылган шәхесе» дип аталган видеопроект башлап җибәрә. Бу хакта «Татаркино»ның матбугат үзәге хәбәр итә.

Видеопроект республика үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә багышлана. Һәр шәхес турында 5-6 минутлык видеоролик әзерләнгән. Проект ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан гамәлгә ашырыла.

«Топ-100» видеопроектын «Татаркино»ның Instagram TV видеоканалында һәм ютубтан карарга мөмкин.

«Топ-100» проектына кергән геройларны халык тавыш бирүе юлы белән сайлап алдык. Социаль челтәрләрдәге язылучыларыбыз аудиториясе сайлаган геройлар алар», - ди «Татаркино»ның генераль директоры Миләүшә Айтуганова.

«Топ-100» видеопроектының беренче унлыгына Габдулла Тукай, Мирсәет Солтангалиев, Муса Бигиев, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Александр Ключарев, Рөстем Яхин кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100