news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Республика режиссерлар лабораториясе эшенең икенче этабы узачак
24 май көнне 14 сәгатьтә Татарстан Мәдәният министрлыгында Беренче республика режиссерлар Лабораториясенең икенче этабына багышланган матбугат конференциясе узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 21 май, “Татар-информ”). 24 май көнне 14 сәгатьтә Татарстан Мәдәният министрлыгында Беренче республика режиссерлар Лабораториясенең икенче этабына багышланган матбугат конференциясе узачак.
Режиссерлар лабораториясе – Татарстан өчен моңарчы күрелмәгән вакыйга. Быелның март-август айларында 13 яшь режиссер рус һәм татар телләрендә классик әдипләр һәм бүгенге заман драматурглары әсәрләренә нигезләнеп спектакльләр куячак.
Лаборатория эше өч этапны үз эченә ала. Беренче этап ябык формада үтте. Бу вакытта лаборатория дирекциясе яшь режиссерлардан гаризалар һәм экспликацияләр кабул итте. Аннан соң сайлап алынган кешеләр белән Экспертлар советы әгъзалары сөйләшүләр үткәрә. Аннан соң актерлар командасы формалаштырыла башлый, спектакльләр репетицияләре башланып китә.
Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 25-31 май көннәрендә икенче этап узачак. Лаборатория катнашучылары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә, Казан Яшь тамашачылар театры, Актерлар йорты һәм Болактагы театр сәхнәләрендә спектакльләр һәм пермьералар күрсәтеләчәк. Беренче спектакль 25 май көнне таамашачылар хозурына тәкъдим ителер дип көтелә.
Матбугат очрашуында ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры, Лаборатория экспертлар Советы рәисе Зилә Вәлиева, Лаборатория Экспертлар советы рәисе урынбасары, Г.Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Казан Яшь тамашачылар театры баш режиссеры Владимир Чигишев, Г.Камал театрының әдәби бүлеге җитәкчесе, Экспертлар советы әгъзасы Нияз Игъламов, ТР Мәдәният министрлыгының сәнгатьне үстерү һәа авторлык хокукларын яклау бүлеге башлыгы Зөлфирә Сәләхова һәм башкалар катнаша.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot