Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика районнарында "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды
Яшел Үзән районы буенча 458 укучы 11нче сыйныфны тәмамлады, Чүпрәле мәктәпләре 156 чыгарылыш сыйныф укучысын зур тормышка озата.
(Казан, 25 май, "Татар-информ"). Соңгы кыңгырау ул – яңа тормыш этабын билгеләүче, моңа кадәр күрмәгән тик шулкадәр үзенә тартып торган зурлар дөньясына аяк басу бәйрәме. Бу көн күңелләрдә мәңгегә якты һәм күңелле хатирә булып уелып калсын.
Быел Яшел Үзән районы буенча 1408 бала - 9нчы, 458 укучы 11нче сыйныфны тәмамлады, дип яза "Яшел Үзән" газетасы.
25 майда Чүпрәле районының барлык мәктәпләрендә дә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыраңгырау чыңлады. Быел мәктәп диварлары тормыш киңлегенә 156 чыгарылыш сыйныф укучысын "очыра". Шулай ук, быел 9 сыйныфны да 296 укучы тәмамлый, диелгән район хәбәрендә.
Мәктәп белән саубуллашучыларга имтиханнарында җиңеллекләр һәм югары баллар, киләчәккә алып бара торган юлларын дөрес сайлауларын, уңышлар, аяз күк йөзе, якты кояш һәм яхшы кәеф телибез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз