Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисен сайлауга кандидатларның документларын тикшерү өчен эшче төркем булдырыла
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 84нче утырышында 2025 елның 14 сентябренә билгеләнгән Татарстан Республикасы Рәисен сайлауга кандидатларның документларын кабул итү һәм тикшерү белән шөгыльләнәчәк махсус эшче төркем булдыру турында карар кабул ителде. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.
Төркем Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларыннан, аппарат хезмәткәрләреннән, эчке эшләр органнары вәкилләреннән һәм чакырылган белгечләрдән торачак. Эшче төркемнең төп бурычы кандидатлардан документлар кабул итүне оештыру, шулай ук аларны тапшырганда федераль таләпләрнең үтәлешен контрольдә тоту булачак.
«Төркем эшенең нәтиҗәләре нигезендә һәм документларны тикшергәннән соң Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә кандидатларны теркәү яки теркәүдән баш тарту турында карар проектлары кертеләчәк. Бу республикада узачак Бердәм тавыш бирү көненә әзерлекнең төп этапларының берсе», - дип хәбәр итте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз