news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика психиатрия хастаханәсендә яңа табиб
Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе коллективына Фәрит Зиһаншинны тәкъдим итте
Скопировать ссылку
(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе коллективына яңа баш табибны тәкъдим итте. Фәрит Зиһаншин моңа кадәр Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты башлыгының сәламәтлек саклау һәм социаль яклау буенча урынбасары вазифасын башкарган.
Берничә вакыт элек хастаханәнең баш табибы Фоат Гатин Сәламәтлек саклау министрлыгына эшне алыштыру мөмкинлеген бирүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Айрат Фәррахов Фоат Гатинга эше өчен рәхмәт белдерде һәм министрлыкның Рәхмәт хатын тапшырды.
Министрлык башлыгы Фәрит Зиһаншин яңа урында да нәтиҗәле эшләячәгенә ышанычын белдерде һәм уңышлар теләде.
Фәрит Зиһаншин 1956 елның 1 сентябрендә Мамадыш районы Сарбаш-Пустошь авылында туа. 1979 елда Казан дәүләт медицина университетын “дәвалау эше” белгечлеге буенча укып тәмамлый. 1979-1980 елларда Республика клиник хастаханәсенең 1-нче хирургия бүлеге нигезендә хирургия буенча интернатура тәмамлый. 1980 елның августыннан Мамадыш үзәк район хастаханәсендә табиб-хирург булып эшли башлый. 1986 елның августында шул хастаханәдә хирургия бүлеге мөдире булып билгеләнә. 1989 елда Алабуганың “Прикамнефть” нефть-газ табу идарәсе медицина-санитар частенә хирургия бүлеге җитәкчесе итеп эшкә чакырыла. 1990 елның апрелендә табиб-хирургның 1 квалификация категориясен, ә 1993 елның мартында югары квалификациясен ала. 2000 елда баш табиб итеп куела. 2004 елның маенда Әлмәт районы Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы вазифасына билгеләнә. 2006 елның гыйнварыннан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты башлыгының сәламәтлек саклау һәм социаль яклау буенча урынбасары вазифасын башкарган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2