news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика прокуратурасы эшмәкәрләрнең хокуклары бозылуга карата чараны тиз күрәчәк

Бу хакта Татарстан прокуратурасының йомгаклау коллегиясе утырышында ведомство башлыгы Илдус Нәфыйков хәбәр итте.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2016 елда Татарстанда прокурорлар инициативасы буенча эшмәкәрлек эшчәнлегенә комачаулык итү белән бәйле рәвештә 7 җинаять эше кузгатылган. Бу хакта кичә Татарстан прокуратурасының йомгаклау коллегиясе утырышында ведомство башлыгы Илдус Нәфыйков хәбәр итте.

Эшкуарларның хокуклары бозылу белән бәйле бер мисал китерелде. Югары Ослан районында “Экоавтотрейд” компаниясе берничә авыл җирлеге территориясендә, шул исәптән, Печище авылында каты көнкүреш калдыкларын чыгару белән шөгыльләнгән. Бу авылларда яшәүчеләр белән тиешле килешүләр төзелгән. Әмма Печище авыл җирлеге башлыгы Александр Шәмсетдинов, эш барышын үзгәртергә теләп, компания директоры Алексей Цветковка хат юллап, Печище территориясеннән көнкүреш калдыкларын чыгаруны туктатуны таләп иткән. Хәзер, Шәмсетдинов карары буенча, бу эш белән башка оешма “Таткоммунэнерго” шөгыльләнәчәк. Югары Ослан районы прокуратурасы Административ хокук бозулар турындагы кодексның 14.9 нче маддәсенең 1 нче часте буенча Шәмсетдиновка карата административ хокук бозу турында эш кузгаткан. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе гаеплегә дәүләт казнасына 15 мең сум күләмендә штраф билгеләгән. Прокуратура тыкшынуы нәтиҗәсендә, эшмәкәр хокукларын бозарга һәм конкуренцияне чикләргә теләгән авыл җирлеге башлыгының законсыз гамәлләренә чик куелган.

Илдус Нәфыйков төзелештә, инфраструктурадан файдалану, җир биләмәләренә рөхсәт бирү мәсьәләсендә эшкуарларның хокуклары бозылуына чик куелганын билгеләп үтте. 1 нче гыйнвардан Бердәм тикшерүләр реестры эшли башлаганын әйтте. “Бу прокурорларга эшмәкәрләрнең хокуклары бозылу буенча һәр фактка оператив карарга мөмкинлек бирәчәк. Бу елга прокуратура тарафыннан 7868 планлы тикшерү килештерелгән, соңгы өч елда аларның саны ике тапкыр кимегән”, - дип белдерде Татарстан прокуроры.

Коллегия утырышында катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу мәсьәләгә карата үз фикерен җиткерде. Ул дәүләт тарафыннан бизнесны сәбәпсез тикшерүләрдән яклау ышандырылганын билгеләп узды. “Республика прокуратурасы бу юнәлештә системалы эш алып бара. Узган елда планлы тикшерүләр саны кимегән. Эшмәкәрләрнең хокуклары белән бәйле рәвештә, 1500 дән артык закон бозу фактлары ачыкланган. Контрольдә тотучы һәм күзәтчелек органнарының үз эшенә анализ ясарга өндим. Бу тикшерүләр санын киметеп кенә калмыйча, аларның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип ул хәзерге вакытта мондый эшнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Роспотребнадзор, Роскомнадзорда кертелгәнен билгеләп үтте. Шушы тәҗрибәне башка ведомстволарга да кулланырга киңәш итте.

Президент, шулай ук эшмәкәрләрне җинаятьчелектә эзәрлекләү һәм аларга карата чикләү чаралары билгеләү мәсьәләсендә прокурорлар бик игътибарлы булырга тиешлеген әйтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100