news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика программасы нигезендә Әтнә районы юлларын яктырталар

Күлле Киме юлында эш тәмам, Бәрәскә авылының Казан юлы як-якларына да 38 ут баганасы утыртканнар инде.

(Казан, 25 май, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Республика программасы нигезендә, Бәрәскә белән Бәрәзә авылларының Казан юлы як-якларына ут баганалары утырта башладылар, дип хәбәр итә район газетасы сайты.

Шәһәрдәге кебек көн яктылыгына көйләнгән мондый ут баганалары Олы Әтнәнең әйләнгеч юлында - Күәм авылы аша Күлле Киме авылына китә торган үзәк юл өстендә инде бар.

Чираттагысы Түбән Бәрәскә авыл җирлегендәге юлларда булачак.

"Бер атна тирәсе инде эш башланганга. Тиздән бу юлларда яп-якты булачак. Бәрәскә авылының Казан юлы як-якларына 38 багана утырттылар инде. Олы Бәрәзә авылында әле чокырлары гына казыла", - дип ачыклык кертте Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100