Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Апаска килде
Президент Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге теплицада булды. Биредә районның җитәкче-белгечләре белән очрашты.
(Апас, 6 май, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районына эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды һәм озатып йөрде, дип яза район газетасы сайты.
Рөстәм Миңнеханов иң элек районда язгы кыр эшләренең барышы, көзге культураларның торышы белән кызыксынды. Аннан Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге теплицада булды. Биредә районның җитәкче-белгечләре белән очрашты. Район тормышы, бүген һәм киләчәктә башкарылачак эшләр хакында уртага салып сөйләшенде. Республика башлыгы үзәкләштерелгән канализация эшләрен башкару һәм Апасның ял итү үзәген төзүне башлап җибәрүдә ярдәм булачагын белдерде. Шулай ук Апаста авыл хуҗалыгы эшләренең һәрчак оешкан төстә баруын, язгы чәчүдә дә тоткарлыклар булмавын билгеләп уздылар.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов теплица белән танышып чыкты. Биредә эш шартлары, кыяр, помидор, төрле чәчәк үсентеләре үстерү алымнары белән уртаклашты. Кыяр һәм помидорның мул уңыш бирүен күреп, соклануын белдерде. Җитештерелгән продукцияне урнаштыру шартлары белән дә кызыксынды.
"Апаслылар эшли беләләр. Сезнең кебек курку белмәс, тәвәккәл, уңган ханымнар булганда эшләребез гел алга барыр", – диде Президент һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз