news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика Президенты Азнакайда

Республика Президенты Азнакайда

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ", Аяз Хәсәнов). Татарстан Президенты Азнакайга эшлекле сәяхәте барышында "Нефтемаш" заводында булды. Әлеге предприятие күп еллар дәвамында нефть эшкәртү, энергетика һәм сәнәгатьнең башка тармакларына махсус хезмәт күрсәтү чаралары базарында уңышлы эшләп килә.

Завод тарафыннан заказчыларның иң югары таләпләренә җавап бирә торган махсус автоматика техникасының ике дистәдән артык моделе үзләштерелгән. Алар - арба агрегаты төрләре, станоклар ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү, шәһәрнең коммуналь хезмәтенә ярдәм итүче "Кобра" агрегатлары, промысел үзтөягече һ.б. Минтимер Шәймиев конструкторларның игътибарын агрегатларны ЗИЛларга түгел (тәкъдим ителгән үрнәкләр нәкъ менә шул машиналарга куелган), ә КамАЗ автомобильләре базасында куярга кирәклегенә җәлеп итте. Завод продукциясе Казакъстан, Төркмәнстан, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Грозный, Омски һ.б. шәһәрләргә сатыла. Быел җитештерелгән продукция күләме 114 миллион сумнан артык тәшкил иткән.

Октябрьдә "Нефтемаш" заводы Татарстан Республикасының Хоккей федерациясе заказы буенча Азнакайда 65х45 метр зурлыкта хоккей комплексы төзүгә кереште. Хоккей мәйданы конструкциясе кышын алка белән хоккей уйнау буенча күнегүләр һәм ярышлар, шулай ук тимераякта шуулар үткәрергә мөмкинлек бирә. Мәйданны спортның җәйге төрләре: мини-футбол, волейбол, баскетбол һәм гандбол буенча ярышлар үткәрер өчен дә җиңел көйләп була.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең "Азнакай" шифаханә-профилакториендә ял итүчеләр белән сөйләшү вакытында төп тема пенсионер һәм хезмәт ветераннарының социаль якланганлыгы проблемасы булды. Минтимер Шәймиев, шулай ук, биредә ял итүчеләрнең ташламаларны акчага әйләндерү, пенсия реформалары һәм шифаханә-курорт дәвалаулары проблемалары буенча күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Бүген Президент Азнакайда Боз сарае ачылу тантанасында да булды. Боз сарае төзелеше 2003 елның октябрендә башланды. Аның гомуми мәйданы – 4800 квадрат метр. Биредә шулай ук сәламәтлекләре какшаган балаларны тернәкләндерү үзәге, спорт кибет-кафесы, массаж кабинеты, тренажер зал, дәвалау физкультурасы залы ачу планлаштырыла.

Минтимер Шәймиев азнакайлыларны әлеге күркәм объектка ия булулары белән котлады һәм сез моңа лаек дип белдерде. Президент “Татнефть” ААҖнең генераль директоры, “Ак барс” клубы президенты Шәфәгать Тәһәүтдинов эшен яхшы бәяләде, аның республикада хоккей үсеше программасына Россиядә тиңнәр юк дип белдерде. Килер шундый вакыт, без хоккейчыларны читтән алмаячакбыз, ә үзебез аларны дөньяның төрле илләренә җибәрәчәкбез, диде Минтимер Шәймиев.

Республика җитәкчесе фигуралы шуу өчен 50 пар тимераяк, ә Шәфәгать Тәһәүтдинов ике комплект хоккей киеме һәм прокат өчен 50 пар тимераяк бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100