news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика Премьер-министры татарстанлыларны “Ватан геройлары көне” белән котлады

“Безнең геройлар кыюлык, Ватанга тугры хезмәт итү, яшь буын өчен намус эталоны үрнәге”, - дип белдерде Песошин.

Республика Премьер-министры татарстанлыларны “Ватан геройлары көне” белән котлады
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республикада яшәүчеләрне “Ватан геройлары көне” белән котлады.

Бу бәйрәм хәрби хезмәттә һәм эштә аерылып торган, дәүләт икътисадын һәм куркынычсызлыгын ныгытуга зур өлеш керткән россиялеләр хөрмәтенә гамәлгә куелган, дип искәртте ТР Хөкүмәте җитәкчесе котлавында.

“Безнең геройлар кыюлык, Ватанга тугры хезмәт итү, яшь буын өчен намус эталоны үрнәге”, - дип белдерде Песошин.

Аннары Премьер геройларның үзләренә мөрәҗәгать итте һәм аларга “безнең ил өчен башкарган эшләре, безнең җәмгыятьне үстерү, яшь буынга патриотик тәрбия, республиканы сәяси һәм иҗтимагый тормышында актив катнашулары өчен” рәхмәт сүзләрен җиткерде.

А.Песошин барлык Ватан геройларына бәхет, ныклы сәламәтлек, күтәренке рух, иминлек һәм тынычлык теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100