news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика перинаталь үзәгендә – яңа җитәкче

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Республика клиник хастаханәсенең перинаталь өзәге коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Үзәк эшен тәҗрибәле табиб, Казан дәүләт медицина университетының 2-нче санлы акушерлык һәм гинекология кафедрасы ассистенты, моңа кадәр 1-нче бала тудыру йортында эшләгән Эльмира Галимова алып барачак.
Министр сүзләренә караганда, үзәкнең элеккеге башлыгы Наталья Голованова хәзер перинаталь үзәкнең йөкле хатын-кызлардагы патологияләр бүлеген җитәкли. Ул үзәк башлыгы вазифасын уңышлы башкарды. Аның кул астында перинаталь үзәк яңача җиһазландырылды, югары квалификацияле коллектив формалашты.
«Безнең алда аналар һәм яңа туган сабыйлар арасында үлем очракларын киметү бурычы тора. Бу юнәлештә без күп нәрсәгә ирештек. Соңгы елларда Татарстан тарихында тәүге тапкыр бездә балалар үлеме күрсәткече иң түбән”, - диде министр Айрат Фәррахов. Әлеге мәгълүматны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җиткерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100