news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Республика онкология диспансерында уникаль операцияләр ясалды
Республика клиник онкология диспансерында үңәчне алу ашказаны исәбенә ашкайнату системасы функциясен кире кайтару буенча иң авыр хирургия операцияләре ясалды
Скопировать ссылку
(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”). Ноябрь-декабрь айларында Республика клиник онкология диспансерында, югары медицина технологияләренә нигезләнеп, үңәчне алу ашказаны исәбенә ашкайнату системасы функциясен кире кайтару буенча иң авыр хирургия операцияләре ясалды. Шундый операцияләр Россиядә әле үткәрелмәгән. Шунысы үзенчәлекле: операцияне күкрәк һәм корсакны ярып түгел, ә яман шеш һәм нерв-мускул авыруы булганда кулланыла торган эндохирургия ысулы ярдәмендә ясаганнар. Пациентларның барысы да операциядән канәгать, дип хәбәр итә Республика клиник онкология диспансерының матбугат хезмәте.
Операциянең беренче этабында табиблар, тишек ясап, яраланган үңәчне алып ташлый. Аннары икенче этабында исә ашкайнату системасы функциясен ашказаны исәбенә кире кайтара. Күкрәк өлешенә операция ясау өчен күкрәк читлеген ярырга кирәк. Билгеле булганча, үңәч йөрәк артында урнаша. Әлеге әгъзага күкрәк читлеген ярмыйча гына операция ясап булмый. Үңәчтәге яман шеш авыруы булганда, күкрәк читлеге урталыгындагы лимфа төене дә зарарлана. Димәк, аны да алып ташларга кирәк була. Операция табиблар өчен бик авырга килә. Ашказаны исәбенә ашкайнату системасы функциясен торгызу өчен лапаротомия – корсак куышлыгын ачу операциясе кулланыла. Операция 4 сәгать үтә.
Онкология диспансеры табиблары операцияне, күкрәк һәм корсак куышлыкларында тишек ясап, эчкә камера һәм хирургия коралларын кертеп ясады. Андый хирургия ысуллары җәрәхәтләр калдырмый. Пациентлар хастаханәдә озак ятмый, тиз дәваланып чыга.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot