Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республика онкодиспансерының яңа баш табибы итеп Марат Мөхәммәдиев билгеләнде
Республика онкология диспансерының баш табибы итеп Марат Мөхәммәдиев билгеләнде. Элегрәк ул Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсен җитәкләгән иде. Бу хакта онкодиспансерның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Коллективка яңа җитәкчене ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев тәкъдим итте.
Бүген билгеле булганча, Республика онкология диспансерының элеккеге баш табибы Илгиз Һидиятов Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов таләбе буенча эшеннән алынды.
Тикшерү ачыклаганча, коммерцияле фирмалар аның белән дәүләт контрактлары төзегән вакытта, баш табибның шәхси чыгымнарын – көнкүреш техникасын һәм автомобиль арендасын түләгән. Шулай ук Илгиз Һидиятов гомерен 5 млн сумга иминиятләштерү турында мәгълүматны яшергән һәм туганы исеменә 17 млн сумлык милек теркәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз