news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика онкодиспансерында организмга аз нурланыш бирүче яңа томограф булдырылды

Гадәти томографларга карганда, ул нурланышны 40 процентка киметә.

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда Республика клиник онкология диспансерында Америка “OPTIMA 520” рентген компьютер томографиясе булдырылды. Гадәти томографларга карганда, ул нурланышны 40 процентка киметә.

Томограф анатомик структураларны һәм зарарланган урыннарны ачык күрергә, шешләрнең үсешен җентекләп ачыкларга мөмкинлек бирә.

Яңа компьютер томографиясе Татарстанда онкологик авыруларны дәвалауның нәтиҗәлелеген арттыруда ярдәм итәчәк.

Клиникаларны югары технологияле медицина аппаратуралары белән тәэмин итү – Россия Президенты Владимир Путинның Россиядә сәламәтлек саклау өлкәсенең сыйфатын күтәрү комплекслы стратегик тәкъдименең бер өлеше.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot