Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика офтальмология хастаханәсендә күзләргә елына 30 меңләп операция үткәрелә
Республика клиник офтальмология хастаханәсендә күзләргә елына 30 меңләп операция ясыйлар. Бу хакта Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш офтальмолог белгече Елена Жиденко "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.
"Ашыгыч ярдәм сорап Республика хастаханәсенә ел саен 40 меңгә якын пациент мөрәҗәгать итә. Моннан тыш, пациентлар консультатив сырхауханәгә дә килә, план буенча кабул итү елына 100 меңләп", - дип белдерде Елена Жиденко.
Узган елда 252 меңгә якын күз авыруы ачыкланган, 49 мең кешедә табиблар беренче тапкыр күз сәламәтлеге белән бәйле проблемалар тапкан.
Иң киң таралган авырулардан табиб рефракция һәм аккомодация, ягъни күрү сәләте бозылу белән бәйле авыруларны атады - алар барлык күз авырулары структурасында 28 процент тәшкил итә. Катаракта 20 процент тирәсе һәм өченче урында глаукома - 14 процент. Ул инвалидлык сәбәпләре арасында беренче урында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз