news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика офтальмология хастаханәсендә ветераннарны котлаячаклар

6 май көнне Республика клиник офтальмология хастаханәсендә Җиңү көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак

(Казан, 4 май, “Татар-информ”). 6 май көнне Республика клиник офтальмология хастаханәсендә Җиңү көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак. Бу көнне стационарда ятучы пациентлар өчен тантаналы чаралар оештырылачак.
Хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ветераннар өчен сугыш чоры җырлары яңгыраячак, сугыш турында фильм күрсәтеләчәк. Аларны бәйрәм белән ТР баш офтальмологы Айдар Әмиров котлар дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot