news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика муниципаль районнарның 25ендә биометрик чокырлар төзү эше тәмамланмаган

Тагын 42 түләмә үләт базы таләпләргә туры китереп эшләнмәгән

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). ТР Президенты йөкләмәсен үтәү буенча ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан бурыч итеп куелса да, республикадагы муниципаль берәмлек Башкарма комитетларының һәммәсе дә биологик калдыкларны утильләштерү инфраструктурасы оештыру эшләрен төгәлли алмаган. Бу хакта әлеге министрлык җитәкчесе вазифаларын башкаручы Әгъләм Садретдинов бүген коллегия утырышында шулай дип игълан итте.

ТР Ветеринария Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, муниципаль районнарның 25ендә биометрик чокырлар төзү эше тәмамланмаган, 42 түләмә (сибирская язва) үләт базы таләпләргә туры китереп эшләнмәгән. Мәсәлән, Бөгелмә районында пландагы 11 базның 10сы, Биектау районында 23нең 20се, Яшел Үзән районында 24нең 12се, Кукмара районында планлаштырылган 53нең 42се эшләнмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot