Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республика ММЧ, шул исәптән “Татар-информ” МА, вәкилләре Казанда Универсиадага әзерлеккә һәм аны уздыруга керткән өлешләре өчен федераль бүләк алды
Истәлек медальләре һәм Президент Путин имзалаган Грамоталарны Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Зарипов тапшырды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген иртүк “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залына Казанда Универсиадага әзерлеккә һәм аны уздыруга өлеш керткән Республика ММЧ вәкилләрен җыйдылар. РФ спорт министры Виталий Мутко әмере белән “Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлек медальләрен һәм РФ Президенты Владимир Путин имзалаган Грамоталарны “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов рәхмәт сүзләренә төреп тапшырды. Әлеге бүләк РФ Президенты исеменнән бирелә. Тармак җитәкчесе кулларыннан федераль дәрәҗәдәге бүләкләр алучылар арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы вәкилләре дә бар.
Универсиаданы Казанда югары дәрәҗәдә итеп үткәрү өчен һәркем үз урынында лаеклы өлеш кертте, быел исә башкалабызда аннан ким булмаган вакыйга – спортның судагы төрләре буенча дөнья чемпионаты буласы, димәк, алда бу юнәлештә эшлиселәр бар әле, әйбәт эшләгән өчен тапшырыла торган бүләкләрнең монысы соңгысы булмас дип ышанам, диде республика агентлыгы башлыгы Айрат Зарипов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз