news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика министрлыклары яңа техника алды

143 берәмлек автомашина һәм коммуналь техника аларга бүген тантаналы шартларда тапшырылды

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Мәгариф һәм фән, Сәламәтлек саклау, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, Эчке эшләр министрлыклары үзебездә җитештерелгән 143 берәмлек автомашина һәм коммуналь техника алды. Техника ачкычларын аларга тантаналы шартларда Көрәш сарае каршындагы мәйданда ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән РФ Премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шувалов тапшырды.

“КАМАЗ” һәм “Соллерс” мәйданнарында җитештерелгән бу техника- мәктәп автобуслары, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машиналары һ.б. Алар белән тәэмин итү РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы белән ТР Хөкүмәте арасында автотранспорт сатып алуны финанслауда катнашу турында төзелгән килешү нигезендә башкарыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot