news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика медицина һәлакәтләре үзәге директоры Санкт-Петербургтагы конференциядә катнашты

Санкт-Петербургта “Кичектергесез медицина ярдәме – 2010” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”). Санкт-Петербургта “Кичектергесез медицина ярдәме – 2010” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Аның эшендә Республика медицина һәлакәтләре үзәге директоры Глеб Алексеев катнашты. Аның чыгышы “Ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәмен оештыруга яңача якын килү. Беренче нәтиҗәләр” темасына багышланган иде.
Быел Татарстан кичектергесез медицина ярдәме хезмәтен үзгәртеп кору буенча тәҗрибә проектын тормышка ашыруга кушылды. Бу нисбәттән Глеб Алексеев Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов исеменнән хезмәт эшен оештыруның төп принциплары һәм беренче нәтиҗәләр турында сөйләде.
Үзәк директоры сүзләренә караганда, узган ел М-7 “Идел” федераль юлында юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә медицина ярдәмен күрсәтү программасы тулы күләмдә тормышка ашырылды. Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы, республика Хөкүмәте һәм муниципаль берәмлекләр ярдәме белән 9 җәрәхәтләрне дәвалау үзәге ачылды. Эшне оештыру җәрәхәт алучыларны профиль буенча түгел, ә җәрәхәт авырлыгы буенча бүлүгә корыла. Кабул итү бүлегенә шокка каршы операция-реанимация блогы керә. Анда күппрофильле бригадалар кизү тора. Аларның составына хирург, анестезиолог-реаниматолог, торакоабдоминаль хирург, нейрохирург, травматолог, нур һәм лаборатор диагностика белгечләре керә.
Глеб Алексеев хәбәр иткәнчә, ашыгыч медицина ярдәмен оештыру эшен камилләштерү максатыннан, эре күппрофильле медицина учреждениеләрендә кичектергесез медицина ярдәме хезмәтләрен оештырырга тәкъдим ителә. Проектны гамәлгә ашыру эшли торган бүлекләрне реконструкцияләү һәм яңа кабул итү бүлекләрен төзү планлаштырыла. Шулай ук вакытлы дәвалану бүлекләрен оештыру һәм бүлекләрне ангиограф, компьютер томографы һәм башка диагностика җиһазларын урнаштыру, белгечләрне әзерләү күздә тотыла. Мисал буларак, әлеге проект Яр Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең җәрәхәтләрне дәвалау үзәгендә тормышка ашырыла. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100