Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында кадрлар үзгәреше көтелә
Нурия Беломоина агентлыкның беренче урынбасары вазифасыннан китә
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина агымдагы елның 16 октябреннән әлеге вазифадан китә.
Республика Хөкүмәте сайтында урнаштырылган ТР Министрлар Кабинетының 2015 елның 23 сентябрендә кабул ителгән 703нче карарында шул хакта әйтелгән.
Документта Беломинаның вазифасыннан үз теләге белән китүе дә күрсәтелгән.
Искәртеп узабыз: Нурия Беломоина 2013 елның ноябрендә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнгән иде. Аңа кадәр, 2010 елдан башлап, агентлык җитәкчесе урынбасары булып эшләде.