news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле

Республика мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

10 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Әлеге мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак.

Авыл җирлекләрендә Гает намазын, кояш чыгып ярты сәгать узгач, уку тәкъдим ителә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда «Хозур ТВ» телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, Гаетнең интернеттагы трансляциясен «Хозур ТВ» YouTuBe-каналында күзәтеп булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100