Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Республика һәм Шәһәр көне 11 урында узачак
Бәйрәм чаралары, традиция буенча, салют белән төгәлләнә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 29 август, “Татар-информ”). 30 август - Республика һәм Шәһәр көнендә Казан бәйрәм чараларын 141 мәйданчыкта уздырырга җыена.
Иртәнге 10да Казан Ратушасында башкаланың шәрәфле гражданнарын бүләкләү-хөрмәтләү тантанасы була.
11дә Г.Камал театры янындагы мәйданда “Уйнагыз, гармуннар!” фольклор бәйрәме башлана, 14.00 сәгатьтә анда Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре тапшырыла, аннары халык биюләре буенча IV Халыкара яшьләр фестивале сәнгать сөючеләрне җыя.
Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял итү паркында 10.00да җиңел атлетика буенча кросс, шашка һәм шахмат буенча турнир уздыру планлаштырылган.
“Ак Барс” көрәш сараенда 9.30-19.00 сәгатьләрдә фристайл-секвей бию спорты буенча Россия чемпионаты уза.
Бәйрәмнең төп чаралары уздырылачак Черек күл паркында көн дәвамында “Казан – безнең уртак йортыбыз” дип аталган театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителә.
“Казан” мәдәни-спорт комплексында 15.00 сәгатьтән ат чабышы старт ала.
1 Май мәйданында сәгать 12.00дә иҗат коллективлары “Синең турында җырлыйм, республикам минем!” дигән исемдә концерт була, 12.00-21.00 сәгатьләрдә “Халык күңеле” дигән халык һөнәрчелеге ярминкәсе эшли. “Тарихка атла...” - 15.00дән шундый исемдә шәһәр буйлап музей маршрутлары тәкъдим ителә һәм ТР Милли музее филиалларына да керү күздә тотыла. 18.00дән төн уртасына кадәр барачак “Казан миллениумы” дигән рок-концерт яшьләрне күздә тотып тәкъдим ителә.
Бауман урамында 14.00-23.00 сәгатьләрдә “Җырлар һәм еллар” ретро-концерты була. Ф.И.Шаляпин һәйкәле янында 14.00-19.00 сәгатьләрдә Казанның рок мәктәбе укучылары чыгыш ясый.
22.00 сәгатьтә аттырылачак 400 залптан торган “Казан утлары” салютының төсле утлары исә Казансу өслеген яктырта һәм ул күренешне аеруча “Казан” милли мәдәният үзәге мәйданыннан күзәтү уңышлы була. Хәер, шушы мәйданның үзендә дә күңелле булачак: 18.00 сәгатьтән V Бөтендөнья татар яшьләре форумы концерты башланып, мәдәни программа Игенчеләр сарае янында 20.00 сәгатьтә ачык һавада “Казан көзе” II Опера фестивале чараларына “тоташа”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз