news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика һәм муниципалитет милкенә карата исклар була икән, алдан ук кисәтеп кую сорала

Дәүләт милкен башка кулларга тапшыруның, республика яки муниципаль дәрәҗәдәге бюджет хисабына исклар каплау очракларының һәрберсе республиканың Юстиция министрлыгы контроленда булырга тиеш, дип саный Премьер-министр Р.Миңнеханов

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Узган елны ТР муниципаль районнары административ комиссияләре тарафыннан 45,7 меңнән күбрәк эш каралган, барлыгы 29,57 млн. сум күләмдә штраф салынган һәм аның 19,18 млн. сумы түләтелгән.

 Бүген ТР Юстиция министрлыгы коллегиясенең ел йомгаклары буенча үткәрелгән утырышында министр Мидхәт Корманов шулай дип белдерде. Ни үкенеч, салынган штрафларның бу нибары 64,8 проценты гына, шуңа күрә моңа аеруча игътибар бирү кирәк, диде ул.

 Утырышта катнашкан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов исә, муниципалитетларга кагылышлы беркайчан да уртага салып сөйләшми торган һәм безне һәрвакыт борчый торган мәсьәлә бар: кайбер исклар буенча республика һәм муниципалитетлар бюджетыннан акча түләргә мәҗбүр без, дип, проблемалы мәсьәлә күтәрде. «Судлар карар кабул итә, без аны үтәргә тиеш. Мәсьәлә документлар дөрес эшләнмәү, теркәлмәүгә бәйле. Дәүләт милкен башка кулларга тапшыруның һәр очрагы, республика яки муниципаль дәрәҗәдәге бюджет хисабына исклар каплау очракларының һәрберсе республиканың Юстиция министрлыгы һәм подразделениеләре контроленда булырга тиеш», - дип, Р.Миңнеханов мәсьәләне ачык килеш калдырды. Республика һәм муниципаль күчемсез милек объектлары, төрле сәбәпләрдән, башка карамакка күчерелә, чынлыкта, дәүләт һәм муниципалитетлар милки комплексын һәм суд каралары белән финансларын югалта булып чыга, димәк, мондый хәлгә китергән җаваплы затларга карата чаралар күрелергә тиеш, дип саный Хөкүмәт җитәкчесе.

 Җыеп кына әйткәндә, бу мәсьәләдә документларны вакытында тапшырмаган, хаталар җибәргән кешеләрне җавапка тартырга кирәк, ә Юстиция министрлыгы бу эшне анализларга тиеш, ул әлегә читтә кала бирә һәм бу Арбираж судка, судьяларга да кагыла, дип аерым игътибар юнәлтте Р.Миңнеханов. «Әгәр республика һәм муниципалитет милкенә карата исклар була икән, безне алдан ук кисәтеп куегыз, ул эшкә юристларны җәлеп итегез, ә суд тыңлаулары җиткәч кенә хәбәр итүдән файда юк, чөнки биредә зур суммалар турында сүз бара», - дип йөкләмә бирде Рөстәм Миңнеханов.            

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100