news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика мәктәпләрендә “Парламент, җәмгыять һәм мин” исемле парламент дәресе оештырыла

Парламент дәресләре 16-20 октябрь аралыгында узачак.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 16-20 октябрьдә Татарстанның барлык мәктәпләрендә унберенче тапкыр Парламент дәресе узачак. Быелгы Парламент дәресенең темасы - “Парламент, җәмгыять һәм мин”. Бүген бу хакта Дәүләт Советы бинасында узган җыелышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова хәбәр итте.

“Укытучылар Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль берәмлекләр депутатлары белән берлектә мәктәп укучыларына республика хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органының тоткан урыны һәм бурычлары, иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнашу турында, тормышыбызда Законның нинди зур әһәмияткә ия булуы хакында аңлатачак. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының, Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты булган "Парламент дәресе" 2009 елдан башлап уңышлы гына үткәрелеп килә. Быел ул унберенче тапкыр була. 16-20 октябрь аралыгында узачак”, - диде ул.

Чарага республиканың барлык шәһәр-районнарыннан йөзгә якын тарих, хокук һәм җәмгыять белеме укытучылары җыелды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары аларга үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Парламент дәресләрен укытучыларның ярдәменнән башка оештыра алмас идек, шуңа күрә, иң беренче чиратта, аларга рәхмәт. Мондый зур проектны тормышка ашыруда сезнең хезмәтегез зур”, - диде ул үзенең чыгышында.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, 20 октябрьдән парламент дәресе кысаларында иҗади эшләр бәйгеләре дә башлана. Бәйгеләрне уздыру турында нигезләмәләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланган. Бәйгеләргә йомгак быелның декабрь аенда ясалачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100