news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Республика мәктәпләрендәге хәрби дан музейлары эше тикшереләчәк
28 гыйнварда Татарстанның Милли музее “Мәктәпләрдәге хәрби дан музейлары: бүгенге җәмгыятьтә тарихи мирасны саклау һәм ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү” темасына фәнни-методик семинар оештыра
Скопировать ссылку
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). 28 гыйнварда Татарстанның Милли музее “Мәктәпләрдәге хәрби дан музейлары: бүгенге җәмгыятьтә тарихи мирасны саклау һәм ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү” темасына фәнни-методик семинар оештыра. Бөек Ватан сугышында җиңүебезгә 65 ел тулуга багышлап+ уздырылган чара Бөек Ватан сугышының музей-мемориалында үткәреләчәк.
Бүгенге көндә республикабызда Бөек Ватан сугышына багышланган 150 музей эшләп килә. Шуларның 49ы Казанда урнаша. Семинарда мәктәпләрдәге хәрби-патриотик музейлар җитәкчеләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре катнашыр дип көтелә. Алар белән Милли музей, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы хезмәткәрләре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика мәктәптән тыш эшләү үзәге вәкилләре эшләячәк. Семинар кысаларында мәктәпләрдә эшли торган хәрби дан музейларын үстерү мәсьәләләре каралачак. Анда шулай ук яшь буынны әхлакый, рухи яктан тәрбияләү, сугыш турындагы хәтерне формалаштыру, укучыларны сугыш вакыйгасын өйрәнүгә җәлеп итү, фонд материалларын саклау мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашу кебек темалар яктыртылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2