news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Республика мәктәпләренә бердәм укучы формасы этаплап кертеләчәк
Мәктәпләрдә укучылар өчен мәҗбүри формадан йөрү 1992 елдан бетерелгән иде
Скопировать ссылку
(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”). Мәктәпләрдә укучылар өчен мәҗбүри формадан йөрүне 1992 елдан бетергәннәр иде. Хәзер үткәнгә кайту мәсьәләсе актуальләште.
Узган елның беренче яртысында ТР Сәнәгать һәм сәүдә, Мәгариф һәм фән министрлыклары республиканың гомумбелем бирү учреждениеләренә мәктәп формаларны кертү буенча әзерлек эшләре алып барды. Июнь аенда Мәгариф һәм фән министрлыгының Саба районы Шәмәрдән лицее базасында узган коллегия утырышында җирле тегү предприятиеләрендә әзерләнгән мәктәп формалары үрнәкләреннән тәүге күргәзмә дә оештырылган иде. Август аенда үзебезнең тегү предприятиеләре республика районнарында укучыларны мәктәп формалары белән тәэмин итү буенча сәүдә оештырды. Форма модельләре экспозициясе Татарстан укытучыларының традицион август киңәшмәсендә катнашучыларга да тәкъдим ителгән иде. Президент Минтимер Шәймиев күргәзмә белән танышканда бу юнәлешне алга таба дәвам итү бурычын куйды.
Октябрь аенда узган төбәкара семинарда җирле тегү предприятиеләре тәкъдим иткән мәктәп формалары үрнәкләреннән икенче күргәзмә оештырылды. Бу чаралар нәтиҗәсе буларак, үзебезнең предпряитиеләр теккән 37 мең костюм сатылган. Ягъни республика укучыларының 8 проценты яңа мәктәп формалары белән тәэмин ителгән дигән сүз.
Теманың дәвамы иртәгә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Олег Власов рәислегендә узачак киңәшмәдә булачак. Ул республика мәктәпләренә бердәм форманы этаплап кертү мәсьәләсенә багышлана. Киңәшмә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров, республиканың җиңел сәнәгать предприятиеләре, белем бирү учреждениеләре, мәктәпләрдәге ата-аналар комитетлары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләрнең Башкарма комитетлары вәкилләре катнашында узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2