news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика мәктәпләре арасындагы конкурсның “Ул кабызган утлар балкышы...” дип исемләнгән гала-концерты була

Ул мәшһүр драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 127 ел тулуга багышлана

 (Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Бүген кичке 5тә мәшһүр драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 127 ел тулуга багышланган һәм Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Мәдәният елы уңаеннан үткәрелә торган Республика мәктәпләре арасындагы конкурсның “Ул кабызган утлар балкышы...” дип исемләнгән гала-концерты була һәм җиңүчеләр бүләкләнә. Балалар арасындагы конкурс, 15-21 сентябрь көннәрендә уздырылган һәм ул VII Халыкара мили драматургия театр фестиваленең дәвамы булып тора.

Быелгы конкурс өч этапта уздырылды, дип хәбәр итәләр Тинчурин театрыннан. Беренче этап мәктәпнең үзендә (1-30 сентябрь), аннан район күләмендә (1-30 октябрь), ә ахыргы өченче республика этабы К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында 13 ноябрь көнне узды. Бу көнне мәртәбәле жюри әгъзалары арасына Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, К.Тинчурин театры артистлары, режиссерлары керде.

Конкурста Кәрим Тинчурин пьесаларыннан сәнгать номерлары күрсәтү күздә тотылган иде: спектакльдән өзек; спектакльдән монолог; спектакльдән җыр; рәсем-эскиз. Быелгы конкурста катнашу өчен 200дән артык рәсем- эскиз, 30 спектакльдән өзек, 35 монолог, 25 җыр килгән.

Шулай итеп, яшүсмерләр өчен зур сәхнәдә үзләрен күрсәтергә, хыялларын тормышка ашыру өчен беренче адымнар ясау мөмкинлеге тудырыла.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot