news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика һәм Казан шәһәре көнендә ат чабышларының гомуми приз фонды 6 млн.сумнан артык, шуның яртысы - ТР Президенты призыныкы

Ул көнне 14 тапкыр старт бирелә

  (Казан, 29 август, “Татар-информ”). 30 августта, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итү кысаларында, “Казан” халыкара атлы спорт комплексында ярышлар оештырыла. Узышлар барышында 11 чабыш һәм 3 заезд каралган.

Ярышларның гомуми приз фонды 6 миллион сумнан артык. 3 миллион сум күләмендәге иң зур приз фонды ТР Президенты призына билгеләнгән.

Ярышлар барышында катнашучылар түбәндәге бүләкләр өчен көрәшәчәк: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призы, ТР Президенты призы, ТР Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе призы, Казан кубогы, Казан ипподромы призы, Казан Мэриясе призы, “Татарстан Ледие” призы, Шәһәр көне уңаеннан приз, “Халыклар дуслыгы” призы һ.б. , дип белдерә мэриянең матбугат хезмәте.

Узыш 14.00 сәгатьтә башлана. Ат чабышы буенча спорт ярышларының тулы программасы белән биредә танышып була, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100