news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика һәм Казан каласы көне чараларына багышланган махсус сайт эшли башлады

Аның буенча бәйрәм чаралары турында белешеп бару мөмкинлеге бар

(Казан, 30 август, “Татар-информ”). 30 август – Татарстан Республикасы һәм Казан каласы көне. Шуңа бәйле бәйрәмгә багышланган http://1009.kzn.ru  сайты эшли башлады, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Махсус сайтта исә бүген уздырыласы бәйрәм чаралары программасы, кайсы вакытта һәм кайда үткәреләсе турында мәгълүмат бирелә. Яңа сайт шулай ук Казан каласы хакында да белешмә бирә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot