news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика көнендә Мәрҗани урамы җәяүлеләр өчен була

29-30 августта биредә «Печән базары» фестивале үтәчәк.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). 29 һәм 30 августта Мәрҗани урамында «Печән базары» заманча мәдәният һәм дизайн фестивале узачак, әлеге уңайдан ул вакытлыча җәяүлеләр урамына әвереләчәк. Мэрия порталында шул хакта хәбәр ителә.

Бу вакыйга Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнен билгеләп үтүгә, шулай ук «Милли кием» бәйрәменә багышланган.

Кунакларга Кабан күле буенда милли аш-су һәм чәй зонасы тәкъдим ителәчәк.

«Тамаша» инновацион (Искәндәр Нуриҗановның иммерсив спектакле) һәм тарихи (Иске Татар бистәсендә сакланып калган тарихи биналар буйлап экскурсия) өлешкә бүленәчәк.

Моннан тыш, йөзмә сәхнәдә музыкаль программа, фотокүргәзмә һәм фотосессия каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot