news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика мөгаллимнәрен “Корстон”да хөрмәтләделәр

Бүген кешелек дөньясына белем өләшүчеләр - укытучылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. РФ Президенты Указы нигезендә 2010 ел Россиядә Укытучылар елы дип игълан ителде

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген кешелек дөньясына белем өләшүчеләр - укытучылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шушы уңайдан республика мөгаллимнәрен хөрмәтләү тантанасы “Корстон” үзәгендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Педагогларны Халыкара укытучылар көне белән котларга шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзлары лидеры Юрий Прохоров һ.б. килгән иде.

“Республикада мәгариф системасы һәрвакыт актуаль мәсьәлә булды. ТР Президенты бүген мәгариф системасын төп приоритет итеп билгеләде. Хәзер мәгарифне үстерү буенча алдагы 5 елга исәпләнгән комплекслы программа эшләнә”, -дип билгеләп узды ТР Хөкүмәте башлыгы үзенең тәбрикләү чыгышында. Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты, Дәүләт Советы, Хөкүмәт исеменнән республика мәгарифе сагында торучы остазларга уңышлар, сәламәтлек теләде.

Культуралык, белем һәм зирәклек. Кеше күңеленә мәгърифәт орлыгы сибүче укытучылар үзләрендә әнә шушы 3 сыйфатны берләштерә. Алар ил нинди чорлар узуга карамастан, фидакарь хезмәт үрнәге күрсәтеп, үз эшләренең осталары булып калды. Киләсе ел без авыр, әмма мактаулы һөнәр ияләре дип атарга күнеккән бу кешеләр хезмәтен бәяләүдә яңа баскычка күтәрелү елы булыр дигән ышаныч бар. РФ Президенты Указы нигезендә 2010 ел Россиядә Укытучылар елы дип игълан ителде.

“Мәгариф системасында төп мәсьәлә белем йортларын җиһазландыруда түгел, ә белем бирүнең ничек куелышында. Мәктәптә иң мөһиме – укытучы. Яхшы укытучының роле мәгарифкә кагылышлы башка барлык факторлар суммасын артып китә”, - дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министры Альбер Гыйльметдинов. Ул чыгышында киләсе елдан Татарстанда мәгарифне үстерү буенча уникаль программа эшли башлаячагын тагын бер искәртеп узды. Билгеле булганча, документ Президент программасы статусын алачак. Алдагы 5 елга исәпләнгән әлеге комплекслы документ дөньякүләм, Россия тәҗрибәсе һәм Татарстан мәгарифе системасының җентекле анализына нигезләнә. Министр белдергәнчә, стратегиядә беренче этапта төп игътибар мәктәпкә биреләчәк. Баланың киләчәк язмышында нәкъ менә мәктәп төп урынны уйный. “Мәктәптә белем бирүнең сыйфаты укытучыларның әзерлек дәрәҗәсенә бәйле. Әгәр укытучы үз хезмәтенә бирелгән икән, ул ерак авылларда да тирән белемле укучылар әзерләргә сәләтле”, -дип искәртте министр.

Республиканың баш укытучысы сүзләрен залга җыелучы үз һөнәренең осталары да раслый. Бүгенге тантанага чакырылган 8 дистәдән артык мөгаллимнең сигезе - узган уку елында Бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл җыйган укучыларны әзерләгән мөгаллимнәр. Араларында шәһәр мәктәпләрендә белем бирүчеләр генә түгел, район җирләрендә эшләүче педагоглар да бар. Бүгенге тантанада хөрмәтләп үтелгән мәгариф хезмәткәрләре арасында шулай ук “2009 елда белем бирү учреждениесенең иң яхшы директоры” республика конкурсы, “Россиянең иң яхшы мәктәбе” Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре, Бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләрен әзерләүчеләр, ветеран-укытучылар, Каюм Насыйри исемендәге премиянең быелгы лауреатлары, “Мәгариф” илкүләм проектында җиңгән авыл укытучылары һ.б. бар иде. Тантанада бертөркем педагогка ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен (“Фидакарь хезмәте өчен” медале, “ТР атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының “РФ гомуми белем бирү системасының мактаулы хезмәткәре”, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгеләре) тапшырды.

Альбер Гыйльметдинов бәйрәм көнендә укытучыларга сөенечле хәбәр ирештерде: “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле идея” программасы кысаларында быелдан башлап педагоглар өчен тагын бер номинация булдырылган. “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле идея” V республика конкурсы кысаларында быел “Мәгарифтә инновацияләр” дигән номинация кертелә. Анда барлыгы 5 җиңүче булачак. Бер бүләк мәктәпкәчә белем бирү системасында педагогик инновацияләр өчен каралган, мәктәп һәм төрле формадагы һөнәри белем бирү өлкәләре өчен икешәр бүләк булдырылган. Министр укытучыларны быелгы бәйгедә катнашырга чакырды.


Быелгы бәйрәм тантанасын оештыручылар укытучыларны уку елы кызып кына килгән чорда берничә сәгатькә генә булса да диңгез ярына “бәрхет сезоны”на кайтарырга уйлаган. Аларга бу ниятләрен тормышка ашырырга Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Айкай”, “Весенний каприз”, “Штрих” һ.б. коллективлар ярдәм итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100