news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика кырларына быел инновацион органик минераль ашлама кертеләчәк

Аның өстенлекләре турында Рөстәм Миңнехановка да сөйләнде.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренә җирне эшкәртүгә, үсемлекләрне саклау чараларын, минераль ашламалар куллануга игътибарлы булырга күрсәтмә бирде. Бу хакта улТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында белдергән иде.

“Вакытында яки кирәк күләмдә эшкәртмәү ярты миллион тоннага кадәр ашлык югалтуга китерергә мөмкин, – дип кисәтте Президент. – Әгәр без бюджет аша килә торган ашламаны гына көтеп утырсак, бу җитмәячәк. Ул вакытта инде ниндидер позитив нәтиҗәләр көтү урынсыз”, – диде ул һәм базис планкасы 1 гектар җиргә 65 килограмм матдә тәшкил итүен әйтте.

Үрнәк итеп, Рөстәм Миңнеханов яңа төр инновацион ашлама керткән “Сервис- Агро” ширкәтен китерде. Әлеге ашламаның өстенлекләре турында Рөстәм Миңнехановка авыл хуҗалыгы тармагына багышланган күргәзмәне карау барышында кыскача сөйләделәр.

Ширкәтнең җитәкчесе Габделхәй Кәримов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә бу ашламаның өстенлеге турында сөйләп, вегетация чорында 3 килограмм күләмендә керткән очракта, 100-150 килограмм аммиак селитрасы керткән кадәр нәтиҗә бирүен әйтте. “Монда чиста азот, фосфор, калийдан тыш, бик күп микроэлементлар бар, шуңа күрә органик минераль микроашлама дип атала. Бу бик катлаулы процесс. Әмма ул безнең республика өчен бик күп файда китерәчәк, үзкыйммәтен төшерәчәк. Безнең җитештерү бәясе, шушы ашлама кулланылган вакытта, 20-24 процентка кадәр арзанрак була дип исәплибез. Чүп үләннәренә каршы эшләгәндә дә, 1 гектарга кертә торган агуларны 20 процентка кадәр киметә алабыз. Бу, бер яктан, хуҗалыкларга арзангарак төшәчәк. Икенчедән, экология ягыннан да файдалы була дип саныйм. Без инде халкыбызга агудан аз гына булса да чистарырга мөмкинчелек бирербез дип уйлыйбыз”, – дип белдерде ул.

Габделхәй Кәримов әйтүенчә, ашлама инде җитештерелә башлаган. Бүгенге көндә Краснодардан 600 тоннага сорау бар. Билгеле булганча, аларда язгы чәчү эшләре иртәрәк башлана. “Аларны да, республиканы да шушы ашлама белән тәэмин итәчәкбез”, – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100