news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика Коръән уку бәйгесенә 7 яшькә кадәрге балалар елдан-ел күбрәк килә башлаган

Быелгы бәйгедә иң яшь катнашучылар булып - Удмуртиянең Ува шәһәреннән 2 яшьлек Зәйнәб Гатауллина, Түбән Камадан 3 яшьлек Мәхмүд Хафизов танылган.

Республика Коръән уку  бәйгесенә 7 яшькә кадәрге балалар елдан-ел күбрәк килә башлаган
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 29 март, “Татар-информ”). Чаллы “Ак мәчете”ндә республика күләмендә балаларның чираттагы Коръән уку бәйгесе узды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Чаллы “Ак мәчете”ндә республика күләмендә балалар Коръән уку бәйгесесенең чираттагысы - егерме өченчесе узды. Бәйгедә республиканың 11 шәһәр һәм районыннан -Тукай, Алабуга, Әгерҗе, Актаныш, Кукмара, Түбән Кама, Сарман, Мамадыш, Әлмәт, Казан, Чаллыдан, шулай ук Удмуртиянең Ижевск, Ува, Можга шәһәрләреннән барлыгы 123 бала катнашты.

Шунысы игътибарга лаек: Коръән укучылар елдан-ел яшәрә бара. Быелгы бәйгедә мәктәпкәчә яшьтәге төркемдә 51 бала көч сынашты.

Бәйге Коръән укып башланды, аннары Кемерово фаҗигасендә һәлак булучылар рухына дога кылынды. Дини чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да катнашты. “Коръән сүзе күп итеп укуны, ә хафиз истә тотуны, күңелдә саклауны аңлата”, – диде ул.

Быел да җиңүчеләр балл системасы нигезендә билгеләнде. Ул исә яттан, карап укыганда тәҗвидне ничек үтәве, мәкаме, киенүе, үз-үзен тотышы буенча бирелде. Иң тырышлар һәм осталар җиңде. 7 яшькә кадәр малайлар төркемендә иң күп баллны Әгерҗе районының Чишмә авылыннан Яхъя Корбанов җыйды. 10 яшькә кадәрге төркемдә Чаллыдан Амаль Гаджиев, 13 яшькә кадәргеләрдә Алабугадан Ясин Хәйдәров, 15 яшькә кадәргеләр арасында Түбән Камадан Мөхәммәд Әхмәтшин җиңү яулады.

7 яшькә кадәрге кызлар арасында иң остасы булып Чаллы мөхтәсибәтенең “Хәзинә” клубында тәрбияләнүче Агабалова Назилә танылды. 10 һәм 13 яшькә кадәрге кызлар төркемнәрендә беренче урыннар бүләкләрен Тукай районының Югары Байлар авылыннан бертуган Хәдичә һәм Айсылу Хаҗиевалар алды. Ә 15 яшькә кадәрге төркемдә Түбән Камадан Гайшә Зыятдиновага тиңнәр булмады.

Бәйгедә катнашучылар арасында инде бу чарага күп еллар катнашып килүчеләр белән бергә, беренче тапкыр килүчеләр дә бар иде. Мәсәлән, Сарманнан Рамил Садыйков уллары 10 яшьлек Мөслим һәм 5 яшьлек Кәрим белән килгән. “Биредә сөенеч таптык”, – ди ул. Ә менә Ижевскидан Равил хәзрәт Газизовның уллары бәйгедә инде 7 ел катнашып килә. Иң өлкәне Камилгә 16 яшь тулган. Шуңа күрә ул инде катнаша алмый. Ә менә 11 яшьлек Ильяс һәм 7 яшьлек Хәлил бик актив булдылар. Алар чын мөселманча киенүләре белән дә башкалардан аерылып торалар иде. Ильяс үз яшь төркемендә III призлы урынны яулады.

Бәйгедә иң яшь катнашучылар булып Удмуртиянең Ува шәһәреннән 2 яшьлек Зәйнәб Гатауллина, Түбән Камадан 3 яшьлек Мәхмүд Хафизов танылды.
Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр бирелде. Гомумән, бәйгедән бер бала да бүләксез кайтмады. Соңыннан Коръән бәйгесендә катнашучылар хөрмәтенә аш мәҗлесе уздырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100