news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Республика кооператорлары пешерелгән әтәчләр күргәзмәсе оештырды

Республика кооператорлары пешерелгән әтәчләр күргәзмәсе оештырды

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). Казанда Татреспотребсоюзның күргәзмә залында ачылган кулинария эшләнмәләре күргәзмәсендә Татарстанның район кулланучылары берләшмәсе остабикәләре камырдан пешерелгән 100дән артык әтәч тәкъдим итте.

Бик кечкенә, берничә сантиметрдан ярты метрга кадәр зурлыктагы тортлар, пирожный, печенье, прәннекләр - барысы да әтәч рәвешендә пешерелгән. Әтәчләрнең "каурыйлары" төсләре күз явын алырдай - алар глазурь, шоколад һ.б. белән бизәлгән.

Әтәч - ай календаре буенча киләсе ел билгесе. Көнчыгыш Яңа елын Аурупаныкыннан бер ай үткәч кенә бәйрәм итсәләр дә, Татарстан кооператорлары аны хәзердән үк башлады. Татлы әтәчләр күргәзмәсе атна ахырына кадәр дәвам итәчәк.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100