news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика көнендә «Түгәрәк уен» фольклор фестивалендә Россиядән 30 коллектив катнашачак

30 август – шәһәр һәм Республика көнендә «Түгәрәк уен» үзешчән татар фольклор иҗаты фестивалендә Татарстан коллективларыннан тыш, Россиянең 20 төбәгеннән 30 иҗат төркеме катнашачак.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында «Уйнагыз, гармуннар!» XXXX Республика халык иҗаты фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров әйтте.

«Түгәрәк уен» үзешчән татар фольклор иҗаты фестивален «Уйнагыз, гармуннар!» проектына керткәч, ул тулы бер хәрәкәткә әйләнде. Бер иҗат коллективы да гармунсыз яши алмый. 17 ел элек Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында эшмәкәр Эдуард Ганиев ярдәме белән башлап җибәрелгән «Түгәрәк уен» барлык милләттәшләребезне, иҗат коллективларын Казанга туплый. Алар Республика көнендә Казан, Татарстан кунакларына үз иҗатын тәкъдим итә алалар», – диде Данис Шакиров.

Ул, атаклы гармунчылар белән беррәттән, 20дән артык төбәктән 30дан артык иҗат коллективы Бауман урамыннан Казан кирмәненә таба атлаячагын искәртте. «Соңгы елларда «Түгәрәк уен» кереп китүе гармунчылар һәм иҗат коллективлары тарафыннан да хуплау тапты», – дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.

Ул «Түгәрәк уен»да катнашучылар 26 августта Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры каршында Милләт җыены кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алдында чыгыш ясаячакларын әйтте. Шулай ук, «Чулпан» мәдәният йорты каршында иҗат коллективлары катнашында кичке уен оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot