Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республика көнендә төрле халыкларның милли мәдәнияте үсешенә юнәлдерелгән чаралар узачак
Шәһәр һәм Республика көне алдыннан Татарстанда яшәүче халыкларның милли мәдәнияте үсешенә юнәлдерелгән күпсанлы чаралар узачак. Алар хакында Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Эмиль Мостафин сөйләде.
30 августта Кабан күле буенда сәгать 12.00дә «Милли кием» халык костюмы фестивале башлана. Быел фестиваль алты еллыгын билгеләп үтә. Мәрҗани урамы ул көнне җәяүлеләр өчен генә булачак. Сәхнәдә республика артистлары да чыгыш ясый, «Shanu» чуваш группасы, яшь башкорт артисты Айдар Исхаков катнашачак, «Tartar» пластик спектакле куелачак.
«Фестивальдә этно-ярминкәдә милли бизәкле эшләнмәләр сатып алып, төрле халыкларның ризыкларыннан авыз итеп булачак», – диде Эмиль Мостафин. Милли киемдә килүчеләрне бүләкләр көтә.
30 августта сәгать 14.00дә Иске татар бистәсендә «Казан сөлгесе» фестивале узачак. Ул татар халкының җыр-бию сәнгатен саклый һәм популярлаштыра. Быел фестивальгә бөтен Россиядән 300дән артык коллектив киләчәк. 2019 елдан ул ЮНЕСКО иҗади шәһәрләренең креатив проектлары исемлегенә кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз