news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Республика көнендә концерт программасында чыгыш ясаячак җырчылар билгеле

Казанда 30 август – Республика көнендә төп бәйрәм чаралары «Казан» гаилә үзәге янында сәгать 16.00дан башлана, 22.00 сәгатькә кадәр барачак. Анда кемнәр чыгыш ясаячагын Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Эмиль Мостафин әйтте.

Концертта Казан шәһәр филармониясе артистлары Марина Карпова, Алинә Шәрипҗанова, «Казан» бию ансамбле, «Пару ночей» төркеме, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Дмитрий Железнов, Виллер Продакш лейблы артистлары, Аили, Дефне, Турецкий хоры, Татьяна Буланова һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Бәйрәм мәйданында фотозона, балалар өчен аквагрим, төрле иҗади остаханәләр, мастер-класслар, күңел ачу чаралары үткәрелә.

Сәгать 22.00дә бәйрәм салюты аттырылачак. Аны Казансу яр буеның төрле ягыннан – ГИМС үзәгеннән Миллениум күперенә кадәр алты ноктадан күзәтеп була.

Шулай ук, 30 август 14.00 сәгатьтә Казан ипподромында ат-спорт бәйрәме башлана. «Россия Федерациясе Президенты, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты, Татарстан Рәисе призларына ат чабышлары узачак», –диде Эмиль Мостафин. Татарстан эстрада сәнгате йолдызлары катнашында концертта Раяз Фасыйхов, Гөлназ Асаева һәм башка җырчыларның чыгышлары көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot