news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика көнендә күренекле шәхесләргә мемориаль такталар ачылачак

Республика көнендә күренекле шәхесләргә мемориаль такталар ачылачак
ТР Рәисенең матбугат хезмәте

Республика көне уңаеннан оештырыла торган чаралар арасында Татарстан үсешенә өлеш керткән шәхесләргә мемориаль такталар, бюст ачу тантаналары бар. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

«Шәхесләрне мәңгеләштерү белән бәйле вакыйгалар хәтер, истәлек чаралары булып тора. Казанда биш шундый чара оештырыла. Яр Чаллыда хастаханә территориясендә күренекле хирург Ренат Акчуринга бюст ачылачак», – диде вице-премьер.

Казанда Толстой урамы, 16а адресы буенча драматург, публицист Туфан Миңнуллинга истәлек тактасы ачыла.

1930-1937 елларда ТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе Кыяметдин Абрамовка Карл Маркс урамы, 54 адресы буенча мемориаль такта куела.

Армия генералы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, хәрби һәм тарихи фәннәр докторы Мәхмүт Гәрәевкә бюст 188 нче күп профильле лицейда куела. Ләйлә Фазлыева һәйкәлнең Ватанны Саклаучы елында ачылуын да искәртте.

КМПОның элеккеге генераль директоры Александр Павловка барельеф, завод тарихына багышланган истәлек стеласы ачу ниятләнә. «КМПО коллективы җитәкченең хәтерен мәңгеләштерү башлангычы белән чыкты», – диде Ләйлә Фазлыева.

Ул Татарстан шәхесләре, вакыйгалары турында хәтерне мәңгеләштерү сораулары белән шөгыльләнүче комиссиянең бу эшләргә игътибарлы, җаваплы каравын билгеләп узды. «Бу эшләр республика халкы күренекле шәхесләрен танысын, истә тотсын өчен башкарыла», – диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot