news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика көнендә 45 парның никахлары теркәләчәк

Узган елгы кебек үк, быел да 30нчы август – Республика көнендә 45 яшь парның никахлары рәсмиләштереләчәк. Бу хакта бу минутларда ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«2024 ел тәҗрибәсен кабатлыйбыз: 45 пар никахларын Республика көнендә теркәячәк. Тантаналы чаралар республиканың ЗАГС идарәсе катнашында оештырыла. Хәзер яшьләр никахларын рәсмиләштерүгә әзерләнә», – диде вице-премьер.

Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, узган елда өйләнешкән 45 гаилә бүгенге көндә бәхетле гомер кичерә. «Бу гаиләләрдә 5 малай, 5 кыз туган», – диде ул.

Ул бу тантаналарга муниципаль берәмлекләрдән вәкилләр дә чакырылганын әйтте. «Яшьләр үзләренең бәхет рецептлары белән уртаклашыр. Без былтыр да, быел да халыкның үзара аралашуына игътибар бирәбез. Һәркем гаилә, балалар кыйммәтен аңларга тиеш», – дип әйтте Ләйлә Фазлыева.

Република көне уңаеннан танылган шәхесләргә мемориаль такталар куелачак. Ветеран оешмаларын, хезмәт ветераннарын хөрмәтләү чаралары узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot