news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика көне уңаеннан үткәрелгән ярминкәдә үзмәшгульләр 1,1 миллион сум акча эшләгән

Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүгә багышланган ярминкәдә 40 үзмәшгуль катнашты. Ике көн эчендә алар 1,1 миллион сум акча эшләгән, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

«Мин - Татарстан» бренды астындагы ярминкә Казанның Бауман урамында, ТР Фәннәр академиясе янындагы мәйданда узды. Үзмәшгульләргә сәүдә урыннары бушлай бирелде.

Ярминкәдә катнашучылар бизәнү әйберләре, картиналар, өй текстиле, кондитер эшләнмәләре, косметика, йорт өчен декор һәм үз куллары белән ясаган башка бик күп әйберләр тәкъдим итте.

Республика үзмәшгульләренең төбәкнең үзенчәлеген чагылдырган продукциясен таныту өчен Татарстан Хөкүмәте һәм ТР Икътисад министрлыгы ел саен «Мин – Татарстан» бренды астында ярминкәләр үткәрә.

Мондый формат үзмәшгульләргә үзләре һәм эшләре турында сөйләргә, яңа клиентлар һәм фикердәшләр табарга ярдәм итә, дип искәрттеләр ведомствода.

2025 елның сигез аенда Татарстанда һөнәри керемгә салым кулланучы гражданнар саны 15 процентка артты һәм 411 мең кешедән артып китте.

ТР Икътисад министрлыгы ведомство карамагындагы үсеш институтлары белән берлектә үзмәшгульләргә, дәүләт гарантияләре, ярминкәләрдә катнашу һәм продукцияне маркетплейсларга чыгаруда ярдәм итүне дә кертеп, төрле ярдәм чаралары күрсәтә.

Булышлык «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында күрсәтелә. Бизнеска ярдәм итү чаралары турында тулырак мәгълүматны бердәм элемтә үзәге телефоны аша белергә була: 8 (843) 524-90-90.

news_right_1
news_right_2
news_bot