news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика көне алдыннан паспорт алган татарстанлыларга чәкчәк бүләк иттеләр

Татарстан Республикасы көне алдыннан «Казан» Гаилә үзәгендә 20 яшь гражданга паспортлар тапшырылды. Чара сигезенче чакырылыш РФ Федераль җыены Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова катнашында узды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова.

«Паспорт алучылар арасында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге интернат-мәктәп кадетлары да бар. Алар - Ватанга хезмәт итәргә әзерләнүче егетләр. Кадетлар өчен паспорт – үзенчәлекле документ, бөек илгә аларның да катнашы булу символы», - дип белдерделәр ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе матбугат хезмәтендә.

Тантананы Казанның ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина ачып җибәрде. Паспортларны депутат Татьяна Ларионова, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ольга Логинова һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан шәһәре буенча идарәсенең «Гагарин» 7нче полиция бүлеге өлкән инспекторы Мәдинә Камалиева тапшырды.

Фото: © ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте

Чарага җыелучылар алдында Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Насыйбуллин чыгыш ясады. Тантанада катнашучыларның һәркайсына кунакчыллык символы - чәкчәк бүләк иттеләр.

ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова билгеләп үткәнчә, паспорт алу – һәр кеше тормышындагы мөһим вакыйга, ул олы тормышка аяк басуны, яңа хокуклар һәм бурычлар йөкләнүен символлаштыра.

«Татарстан Республика көне алдыннан тантана патриотизм белән сугарылган тирән мәгънә ала. Яшь гражданинның паспорты илебез белән горурлану, туган якны ярату һәм дәүләтебезнең лаеклы гражданины булырга омтылу символына әверелсен», - дип искәртте Әхмәтова.

news_right_1
news_right_2
news_bot