news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика көне-2025 уңаеннан Казанда узачак чаралар – күзәтү

26-30 август көннәрендә Казада шәһәр һәм Республика көне уңаеннан күпсанлы чаралар уза. Алар арасында тарихи хәтерне саклауга, мәдәни мираска юнәлдерелгәннәре, күңел ачуга корылганнары да бар. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында брифингта сөйләделәр.

Республика көне-2025 уңаеннан Казанда узачак чаралар – күзәтү
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, Республика көне ул үзенә күрә җәй дәвамында барган берничә зур проектка йомгак ясау да булып тора.

Быел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән «Күрше фест», «Татарстанда җәй» проектлары гамәлгә ашырылды. Йорт ишегалларында төрле чаралар үткәрелде. Ләйлә Фазлыева республика халкының төрле чараларда катнашуын 2025 елның төп үзенчәлеге дип атады. «Бу чаралар олыларны, балаларны берләштерү идеясен күздә тота. Без халыкның үзара аралашуына игътибар бирәбез. Һәркем гаилә, балалар кыйммәтен аңларга тиеш», – диде.

Ләйлә Фазлыева Республика көнендә традицион кыйммәтләргә багышланган чаралар күп узачагын ассызыклады. «Безнең бурыч – балаларга шушы традицион кыйммәтләрне тапшыру», – диде вице-премьер.

Татарстан үсешенә өлеш керткән шәхесләргә мемориаль такталар, бюст ачу тантаналары узачак

«Шәхесләрне мәңгеләштерү белән бәйле вакыйгалар хәтер, истәлек чаралары булып тора. Казанда шундый биш чара оештырыла. Чаллыда хастаханә территориясендә күренекле хирург Ренат Акчуринга бюст ачылачак», – диде вице-премьер.

Казанда Толстой урамы, 16а адресы буенча драматург, публицист Туфан Миңнуллинга истәлек тактасы ачыла.

1930-1937 елларда ТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе Кыяметдин Абрамовка Карл Маркс урамы, 54 адресы буенча мемориаль такта куела.

Армия генералы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, хәрби һәм тарихи фәннәр докторы Мәхмүт Гәрәевкә бюст 188 нче күп профильле лицейда куела. Ләйлә Фазлыева һәйкәлнең Ватанны Саклаучы елында ачылуын да искәртте.

КМПОның элеккеге генераль директоры Александр Павловка барельеф, завод тарихына багышланган истәлек стеласы ачу ниятләнә. «КМПО коллективы җитәкченең хәтерен мәңгеләштерү башлангычы белән чыкты», – диде Ләйлә Фазлыева.

Узган елгы кебек үк, быел да 30 август – Республика көнендә Татарстаннан 45 яшь парның никахлары рәсмиләштереләчәк.

«2024 ел тәҗрибәсен кабатлыйбыз: 45 пар никахларын Республика көнендә теркәячәк. Узган елда өйләнешкән 45 гаилә бүгенге көндә бәхетле гомер кичерә. Бу гаиләләрдә биш малай, биш кыз туган», – диде Ләйлә Фазлыева.

Фото: © prav.tatarstan.ru

«Мәдәниятебезнең бөтен байлыгын чагылдырган чаралар әзерләдек»

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Республика көне алдыннан Татарстаның һәр почмагында гына түгел, бөтен ил буйлап та чаралар үткәрелүен искәртте. Әйтик, узган пәнҗешәмбедә Мәскәүдә Татарстан көннәре тәмамланды.

«Быел без мәдәниятебезнең бөтен байлыгын чагылдырган чаралар әзерләдек: халкыбызның гореф-гадәтләреннән алып, иҗатның заманча формаларына кадәр, югары академик сәнгатьтән алып, иң киң аудиториягә юнәлтелгән проектларга кадәр», – диде министр.

29 августка кадәр Мәрҗани урамында заманча татар мәдәниятенең «Печән базары» еллык фестивале уза. Ирада Әюпова әйтүенчә, Камал театрында үткән фестивальне исәпкә алып, хәзергесенең чикләре киңәйтелгән. «Фестиваль ел саен татар мәдәниятенә битараф булмаган кешеләрне җыя. Ул дүрт көн дәвам итә. Җирле дизайнерларның эшләнмәләрен генә күреп калмыйча, мастер-класс, концертларны да тамаша кылырга була. Балалар өчен мәйданчыклар әзерләнә», – диде мәдәният министры.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

29 августта Казанда Иске татар бистәсендә шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме була. «Мәчетләрдә бәйрәм чаралары күп оештырыла, халык яраткан хәзрәтләр вәгазьләр сөйләячәк. Дини кануннар кысаларында иҗади чыгышлар көтелә», – диде Ирада Әюпова.

29 августта 19.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин театрының яңа бинасында Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган «Белый пароход» XX Балалар музыка фестивале узачак. «Ул бөтен Россиядән сәләтле балаларны берләштерә. Авыр тормыш шартларында калган балалар өчен бу концерт кына түгел, үз-үзләренә ышану мөмкинлеге», – дип ассызыклады министр.

30 августта 18.00 сәгатьтә Үзәк стадионда тамаша булачак. Бу – Казан дәүләт циркы һәм «Белый Пароход» сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм фондының уртак проекты. Чыгышлар балалар цирк мәктәбенә йөрүче балаларның тамашалары белән үрелеп барачак.

29-30 августта «Түгәрәк уен» фольклор коллективлар фестивале үткәрелә. «Аның уникальлеге шунда ки: ул татар мәдәниятен саклый, тамырларыбызны, гореф-гадәтләребезне искә төшереп тора», – диде министр.

Ул «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале аерым бер урынны биләп торуын, гармунчыларның шәһәр үзәге буйлап парадта катнашачакларын әйтте.

30 августта 13.00 сәгатьтә «ДәртФест 2025» фестивале көтелә. Фестиваль программасында: артистлар чыгышы, Татарстан җитештерүчеләреннән уникаль товарлар белән дизайн-маркет, җирле брендлар модасы, «Акыл фабрикасы» лекторие, иҗади мастер-класслар, урам театры.

Шулай ук, ачык һавада «Казанская осень» XV опера фестивале үтәчәк.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Мотофестиваль, «Казан сөлгесе», ат чабышлары һәм башкалар кайда һәм кайчан?

Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Эмиль Мостафин 28 августта 20.00 сәгатьтә Казан мэриясе бинасы балконнарында «Голоса Казани» - «Казан тавышлары» бишенче театральләштерелгән перформанс узачагын әйтте. Традиция буенча шәһәр хакимияте балконнары бер кичкә театр сәхнәсенә әверелә, анда Казан театрлары актерлары татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыячак.

Татарстанда яшәүче халыкларның милли мәдәнияте үсешенә юнәлдерелгән чараларга килгәндә, Казанга Россия төбәкләреннән делегатлар «Милләт җыены»на килде. Форум кичә ачылды.

Алга таба Эмиль Мостафин 30 августта узачак чараларга тукталды.

11.00 сәгатьтә Игенчеләр сарае каршында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Два Кремля» халыкара мотофестивале ачыла. Программада: Бөек Ватан сугышы чоры мотоциклларының интерактив реконструкция белән мотошоу форматында уникаль күргәзмәсе, байкер ярышлары, мотомәктәп инструкторларыннан мастер-класслар, музыкаль чыгышлар. Беренче тапкыр фестивальдә флаглы һәм Георгий тасмалы мотоцикллар саны буенча Россия рекорды көтелә. Мотоцикллар Казан Кремленнән Игенчеләр сараена кадәр колонна белән үтәчәк. Бәйрәм 16.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

11.00 сәгатьтә «Елмай» паркында ике көн дәвамында «ТауФест» гаилә китап фестивале барачак. Паркта балалар һәм олыларны рәссам-иллюстратор Игорь Олейников белән очрашу көтә, «Глаголица» Халыкара бәйсез әдәби премиясе финалистларына сертификатлар тапшырыла. Биредә «La Primavera» Казан камера оркестры концертында билгеле кинофильмнардан әсәрләр башкарылачак. Мастер-классларга taufest.ru сайтында теркәлеп була.

Фото: © «Татар-информ» архивы

30 августта Кабан күле буенда 12.00 сәгатьтә «Милли кием» халык костюмы фестивале башлана. Быел фестиваль алты еллыгын билгеләп үтә. Сәхнәдә республика артистлары чыгыш ясый, шулай ук, «Shanu» чуваш группасы, яшь башкорт артисты Айдар Исхаков катнашачак, «Tartar» пластик спектакле куелачак.

«Фестивальдә этно-ярминкәдә милли бизәкле эшләнмәләр сатып алып, төрле халыкларның ризыкларыннан авыз итеп булачак», – диде Эмиль Мостафин. Милли киемдә килүчеләрне бүләкләр көтә.

30 августта 14.00 сәгатьтә Иске татар бистәсендә «Казан сөлгесе» фестивале була. Ул татар халкының җыр-бию сәнгатен саклый һәм популярлаштыра. Быел фестивальгә бөтен Россиядән 300дән артык коллектив киләчәк. 2019 елдан ул ЮНЕСКО иҗади шәһәрләренең креатив проектлары исемлегенә кергән.

Шулай ук, 14.00 сәгатьтә Казан ипподромында ат-спорт бәйрәме башлана. Россия Федерациясе Президенты, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты, Татарстан Рәисе призларына ат чабышлары узачак. Татарстан эстрада сәнгате йолдызлары катнашында концертта Раяз Фасыйхов, Гөлназ Асаева чыгышлары көтелә.

Төп концерт программасы «Казан» гаилә үзәге янында 16.00 сәгатьтән башлана, 22.00 сәгатькә кадәр барачак. Казан шәһәр филармониясе артистлары Марина Карпова, Алинә Шәрипҗанова, «Казан» бию ансамбле, «Пару ночей» төркеме, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Дмитрий Железнов, Аили, Дефне, Турецкий хоры, Татьяна Буланова һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Бәйрәм мәйданында фотозона, балалар өчен аквагрим, төрле иҗади остаханәләр, мастер-класслар, күңел ачу чаралары үткәрелә.

22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты аттырылачак. Аны Казансу яр буеның төрле ягыннан – ГИМС үзәгеннән Миллениум күперенә кадәр алты ноктадан күзәтеп була.

Брифингта Һәр бәйрәм мәйданында куркынычсызлыкны, җәмәгать тәртибен тәэмин итү бурычы торуын әйттеләр. Гражданнар, кайбер участокларда юллар ябылуын исәпкә алып, маршрутларын алдан уйлап куярга киңәш ителде.

«Барлык чаралар һәр Татарстан кешесенә багышлана. Тамашаларга, чараларга рәхим итегез!» – диделәр брифингта катнашучылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot