news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе бүлекләре яңартылган

Капиталь төзекләндерүдән соң, бүлекләр бүген ачылачак.

Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе бүлекләре яңартылган
Рамиль Гали/архив

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә капиталь ремонттан соң яңартылган бүлекләр ачылачак. Ел саен клиниканың сырхауханә һәм кабул итү бүлекләре аша йогышлы авыру күрсәткечләре булган 55 меңнән артык пациент уза. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сырхауханә, кабул итү һәм бокс бүлекләрендә төзекләндерү эшләре башкарылган. Шулай ук биредә аеруча куркыныч һәм көчле йогышлы авырулар өчен 45 ятакка исәпләнгән 20дән артык аерым палаталар каралган.

Медицина кирәк-яраклары, корпуслы җиһаз, инвентарь республика бюджеты хисабына алынган.

Ремонт эшләре 2018 елның мартында башланган. Сырхауханә һәм кабул итү бүлекләренең эчке төзелеше өлешчә үзгәртелгән, түбәсе һәм электр, җылылык белән тәэмин итү челтәрләре төзекләндерелгән.

Кабул итү бүлеге фасадына - капиталь ремонт, бинада буяу, бизәү эшләре үткәрелгән. Бүлекләргә яңа җиһазлар, медицина җайланмалары кайтарылган.

Гомуми чыгымнар 50 млн сумнан артык тәшкил итә. Капиталь төзекләндерү кабул итү бүлегенең эш сыйфатын яхшыртачак, чиратта утыру вакытын киметергә мөмкинлек бирәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100