news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика клиник хастаханәсендә яңарту һәм төзекләндерү эшләре көтелә

Республика клиник хастаханәсендә модернизация эшләре үткәреләчәк. Бу хакта журналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев әйтте.

«Бүгенге көндә яңарту эшләре концепциясе турында фикер алышулар бара. Яңарту, беренче чиратта, хирургия, реанимация блокларына кагылачак. Яңа җиһазлар сатып алыначак, инфраструктура үзгәрәчәк, персонал эше белем бирү процессы, яңа технологияләрне өйрәнү нәтиҗәсендә яхшырачак. Татарстан Рәисе, Хөкүмәт җитәкчелегендә шушы эшне башкарып чыгарбыз, дип өметләнәбез», – диде министр.

Модернизация якынча ике ел дәвам итәчәк. Альмир Абашев республика халкы хастаханәдәге уңай үзгәрешләрне тиздән күрә башлар, дип ышаныч белдерде.

Республика клиник хастаханәсе баш табибы Марат Гатауллин әйтүенчә, клиника алдында беренче позицияне саклап калу бурычы тора. «Модернизация проблемасын хәл итәр вакыт җитте, без аңа мохтаҗ. Алда безне зур эшләр көтсә дә, эш тизлеген саклап калырга кирәк», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot