Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республика клиник хастаханәсендә хатын-кызның ике аналыгы һәм кистасын кисем аша алганнар
Фото: Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәте
Республика клиник хастаханәсендә хатын-кызның ике аналыгы һәм кистасын (су тулган шеш) кечкенә генә кисем аша алганнар. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.
51 яшьлек хатын-кыз корсагының аскы өлеше авыртуга, ниндидер әйбер комачаулау аркасында уңайсызлык тоюына, уң күкәйлегендә кистага зарланып, гинекология бүлегенә табибларга мөрәҗәгать иткән.
Генетик үзенчәлегенә карамастан, хатын-кыз ике бала тапкан. Хәзер исә, менопауза башлангач, хатын-кыз органнарын алдыру турында уйлана башлаган. Акушер-гинекологлар өч сәгать дәвамында лапароскопия юлы белән аналыкны һәм аның үсентеләрен алган, ә аннан соң аналык җиңсәсенә пластика үткәргән. Операция уңышлы үткән.
Акушер-гинеколог Роза Тураева сүзләренчә, мондый очраклар – сирәк күренеш, әмма белгечләрнең бурычы – пациент өчен барысын да мөмкин кадәр уңайлы, куркынычсыз итеп башкару.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз