Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республика клиник хастаханәсендә укучыларны табиб һөнәре белән таныштырдылар
Бүген Татарстан Республикасында «Ак халатлы фәрештәләр»фестивале старт алды. Медицина өлкәсендәге эш белән танышу өчен төбәкнең барлык үзәк район хастаханәләре ишекләрен ачты. Фестиваль мәйданчыкларының берсе Республика клиник хастаханәсе булды.
Фестиваль профориентация характерында. Аның төп идеясе – булачак эш урынында ук һөнәрләр белән танышу.
Бүген Республика клиник хастаханәсе эше белән бөтен республикадан йөздән артык укучы – 8-11 сыйныф укучылары танышты.
«Алар барысы да табиб булачак дигән иллюзия тудырмаячакбыз. Без аларга киләчәк профильләрен иртәрәк билгеләргә ярдәм итәбез, безнең белән булачак кешеләрне кызыксындырырлык барысын да эшлибез», – дип билгеләп үтте Республика клиник хастаханәсе баш табибының оештыру-методик эш буенча урынбасары Илья Гаврилов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз