Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республика клиник хастаханәсендә мөфти катнашында медицина ифтары узды
Рамазан аеның өченче көнендә Казанда Республика клиник хастаханәсендә традицион медицина ифтары узды. Ифтар ел саен РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе ярдәме белән үткәрелә: әлеге оешма Республика балалар клиник хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсе территорияләренә ислам рухы кертүдә, шул исәптән, намаз уку бүлмәләрен оештыруда һәм «Әбүгалисина» мәчете эшчәнлеген тәэмин итүдә зур көч куя.
Чара Татарстанның танылган табибларын, медицина оешмалары җитәкчеләрен һәм РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе иганәчеләрен җыйды. Ифтарда катнашучылар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Республика клиник хастаханәсе баш табибы Марат Гатауллин, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты, «Әбүгалисина» мәчете имам-хатыйбы Айдар Шаһимәрданов бар иде.
Мөфти Камил хәзрәт ифтар хөрмәтенә вәгазь сөйләде. Ул Рамазан аеның фазыйләтләре һәм уразаның мөһимлеге, изге гамәлләр һәм гыйбадәт кылган өчен Аллаһы Тәгаләдән бихисап әҗер-саваплар бирелүе турында аңлатып узды.
Ифтар кунаклары да изге Рамазан ае уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.
Эшмәкәрләр медицина учреждениеләре һәм, тулаем алганда, Республика балалар клиник хастаханәсе арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырулары турында сөйләде. Баш табиб Марат Гатауллин шулай ук covid пандемиясе вакытында, махсус хәрби операция башлану белән сугышчыларга рухи ярдәм күрсәткән мөселман эшмәкәрләре белән тыгыз багланышлар турында сөйләде
Тагын бер медицина ифтары 2026 елның 3 мартында Республика балалар клиник хастаханәсе базасында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз