news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика клиник хастаханәсендә икенче гыйбадәт бүлмәсе ачылган

Намаз уку бүлмәсе В корпусында сырхауханәнең өченче катында (уң як) урнашкан.

Республика клиник хастаханәсендә икенче гыйбадәт бүлмәсе ачылган
Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәте

Бүген, Сәфәр аеның 9 нчы көнендә, Республика клиник хастаханәсендә икенче гыйбадәт бүлмәсе ачылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә клиниканың матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Рәсми ачылышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов, Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, шулай ук хастаханә хезмәткәрләре катнашкан.

Фото: © Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте

Гыйбадәтханә пациентлар үтенече буенча мөселман эшмәкәрләр ассоциациясенең хәйрия фонды ярдәмендә булдырылган. Намаз уку бүлмәсе В корпусында сырхауханәнең өченче катында (уң як) урнашкан.

Гыйбадәт бүлмәсе мәйданы 15 квадрат метр тәшкил итә, 7-8 кешене сыйдыра ала. Биредә тәһарәт алу мөмкинлеге тудырылган, идәнгә келәм җәелгән. Шулай ук, намазлыклар, Коръән китабы һәм тәсбихләр дә бар.

Фото: © Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте

  • Җәмәгать урыннарында намаз бүлмәләрен оештыру белән мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе 2020 елдан бирле шөгыльләнә. 2020 елның ноябрендә, эшмәкәрләр белән очрашканда, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Айдар Шаһимәрдәновның сәүдә үзәкләрендә гыйбадәт бүлмәләрен ачу турында тәкъдимен хуплаган иде.

    Фото: © Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot