news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика клиник хастаханәсендә донор көне узачак

24 апрельдә Республика клиник хастаханәсендә донор көне узачак. 18 яшьтән өлкәнрәк, 55 килограммнан артык авырлыктагы, донациягә каршы күрсәтмәләре булмаган казанлылар кан тапшыра һәм кемнеңдер гомерен саклап кала ала. Бу хакта Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кан яки плазманы 8:00дән 12:00 сәгатькә кадәр Оренбург тракты, 138б адресы буенча урнашкан Республика клиник хастаханәсенең кан салу бүлегендә тапшырырга мөмкин булачак.

Бигрәк тә акциядә катнашуга I кан төркеме донорларын көтәләр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot